2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Илья Захаров: “Барлык халыкара ярышларда Россияне яклап катнашу өчен нигез бар”

Лондонның суга сикерү буенча Олимпия чемпионы Илья Захаров, Универсиаданың беренчел ярышлары төгәлләнгәч, үзенең теләсә кайсы халыкара ярышларда чыгыш ясарга әзерлеген белдерде.

Җомга көнне Казанда Уеннарның беренче ярыш көне ачылды. Ир-атлар арасындагы ярышларда, өч метрлы трамплиннан сикереп, Захаров иң яхшы нәтиҗә белән ярымфиналга чыкты. Евгений Кузнецов өченче урынны яулады. Универсиада төгәлләнгәч, спортчылар су спорт төрләре буенча Барселонада узачак дөнья чемпионатына китәчәк. “Авыр сезон дип торып булмый, күнекмәләр ясарга өлгерергә дә шул ук вакытта, ял итү җаен да табарга да кирәк. Минемчә, Россия өчен халыкара ярышларның барысында да чыгыш ясарга нигез бар,” – дип әйтте журналистларга Захаров. Өч метрлы трамплиннан сикерү буенча финал ярышлары якшәмбе көнне узачак.

«Р-Спорт», 7 июль 2013 ел