2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Синхрон йөзү буенча ярышлар программасы башланды

19:00 сәгатьтә Су спорт төрләре сараенда синхрон йөзү буенча беренчел раунд башланды.

Спортчы кызлар кырыс жюри әгъзаларын ялгыз техник программа белән таныштырырга тиеш. Олимпия уеннарының өч тапкыр чемпионы Светлана Ромашина, Антон Макарскийның “Вечная любовь” җыры яңгыраганда, үз ярын эзләүче кыз образында кыска ялгыз программа башкарачак.

Исегезгә төшереп узабыз: синхрон йөзү Бөтендөнья студентлар Уеннарының ярышлар программасына беренче тапкыр гына кертелгән. Әлеге спорт төрендә 4 комплект медаль уйнатылачак. Финал ярышлары һәм җиңүчеләрне бүләкләү 9 июльдә узачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты