2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Синхрон йөзү. Беренче көн нәтиҗәләре

Синхрон йөзү буенча беренче ярыш көне тәмамланды. Беренчел раундта алдынгы урынга ышанычлы рәвештә Россия спортчысы Светлана Ромашина чыкты. Ватандашыбыз кыска техник программада “Мәңгелек мәхәббәт” композициясе белән чыгыш ясады.

Big_221582320130705-4383-1i7rgjy

Универсиада. Синхрон йөзү. Беренче көн © «РИА Новости»

Ромашина ирешкән 96,5 балл аңа ирекле программада да яхшы нәтиҗәләргә өметләнергә мөмкинлек бирә, нәкъ менә шуннан соң XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы призерлары ачыкланачак.

Икенче урында әлегә 92,1 балл белән Япония спортчысы Юкико Инуи бара. Сүз уңаеннан, Россия үзенең төп көндәше дип нәкъ менә әлеге ил кызларын атый. Өченче урында – италияле Линда Черрути (88,3 балл).

Россия җыелмасы тренеры Татьяна Покровская исә, Ромашина күрсәткән нәтиҗәләр югары булуына карамастан, спортчының көче бетүенә һәм синхрон йөзү буенча дөнья чемпионатына тиешенчә әзерләнә алмавына борчыла. Ләкин тренер спортчының ахырга кадәр көрәшәчәгенә ышандырды.

Ирекле соло программада спортчылар 9 июль көнне ярышачак, шуның нәтиҗәләре буенча әлеге дисциплинада җиңүчеләр игълан ителәчәк. Барлыгы әлеге спорт төрендә 4 комплект медаль уйнатыла.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты