2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Синхрон йөзү. Ярышлар көненә анонс

6 июльдә Казандагы XXVII Бѳтендѳнья студентлар Уеннарында синхрон йөзү осталары төркем белән башкарыла торган күнегүләрдә техник программаларын күрсәтәчәкләр.

Шимбә көнне Су спорт төрләре сараенда синхрон йөзү буенча төркем белән башкарыла торган күнегүләрдә ярышлар узачак.

Техник программаларын Канада, АКШ, Япония һәм Россиянең синхрон йөзүче кызлары тәкъдим итәчәк. Россия командасы алтын медальгә төп дәгъва кылучы дип санала, аның составында 2012 елгы Олимпия чемпионнары Дарья Коробова, Анжелика Тиманина, Алла Шишкина һәм Александра Пацкевич чыгыш ясый.

Синхрон йөзү буенча төркем белән башкарыла торган күнегүләрдә медаль ияләре 8 июльдә ачыкланачак, ул көнне командалар ирекле программаларын тәкъдим итәчәк.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты