2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада Уеннарында күрсәтелгән техник программадан соң Россия синхрон йөзү спортчы кызлары беренче урында

Бүген, 6 июль көнне, Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары кысаларында синхрон йөзү буенча кызлар командалары арасында техник программа күрсәтелде.

Казан Универсиадасының беренчел раунды техник программасы нәтиҗәләре буенча Россия синхрон йөзү җыелма командасы алдынгы урында.

Россия кызларының чыгыш нәтиҗәләре судьялар тарафыннан 96,700 балл белән бәяләнгән. Икенче урында Япония командасы – 92,000 балл. Беренче өчлекне АКШ спортчы кызлары төгәлли – 86,800 балл.

Универсиада Уеннарында синхрон йөзү буенча җиңүчеләрне билгели торган ирекле программа 8 июльдә күрсәтеләчәк.

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел