2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Синхрончы Морган: «Универсиадада пъедесталга менәргә шансларыбыз бар”

Синхрон йөзү буенча Америка җыелма командасының әгъзасы Оливия Морган үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Синхрон йөзү буенча АКШ җыелмасының Универсиада медальләре өчен көрәшергә бөтен мөмкинлекләре дә бар, - дип белдерде команда әгъзасы Оливия Морган.

Техник программадан соң беренчел этапта америкалылар 86,800 балл белән өченче урынны алды.  Россия җыелма командасы иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте – аларда 96,700 балл. Икенче урында 92, 000 балл белән Япония.

“Универсиада алдыннан: бар ялгышларны төзәтергә, нәтиҗәләрне яхшыртырга һәм җиңү өчен көчтән килгәннең барысын да эшләргә, дигән максат куйдык. Бөтендөнья студентлар Уеннарының пьедесталына менәргә мөмкинлекләребез бар дип уйлыйм”, - диде Морган.

Америка синхрончысы үзләренең төп көндәше итеп беренче чиратта Канаданы һәм Японияне күрә. “Алар башкару техникасы буенча да, чыгышның матурлыгы буенча да жюрилардан югары баллар алды, шуңа күрә, киләсе раундта алар белән ярышу  аеруча җаваплы була”, - дип белдерде ул.

Америка синхрончыларының тим-лидеры Дениз Шайвли Универсиаданың оештыру эшләреннән канәгать калуын, синхрон йөзүнең программага мәҗбүри спорт төре буларак кертелергә тиеш, дип уйлавын әйтте.

“Универсиада авылы бик уңайлы эшләнгән, спорт объектлары да искиткеч. Монда булуыбызга бик шатланабыз, - диде Шайвли. – Синхрон йөзү Универсиада программасына беренче тапкыр кертелде, әмма без бу дисциплинаның мәҗбүри спорт төрләре исемлегендә калуы өчен көрәшәчәкбез”.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты