2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ядрә ыргыту буенча финалга чыгучылар исемлеге билгеле булды

7 июль көнне XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уеннарында җиңел атлетика турниры уза.

Россияле Александр Лесной ядрә ыргыту ярышында яхшы нәтиҗә белән финалга чыкты. Снарядны ул 19.96м.га ыргыта алды. Аннан кала квалификацияле күрсәткечне Якобус Энгельбрехт (КАР), Мартин Стасек (Чехия), Хусейн Атичи (Төркия), Томас Содерлунд (Финляндия), Деррик Викарс (АКШ), Валерий Кокоев (Россия), Шарунас Баневичюс (Литва), Инержет Сингх (Индия), Джозеф Ковач (АКШ), Рэймонд Браун (Ямайка), Рональд Джулиао (Бразилия) үти алды.

Бу уен төре буенча ярыш якшәмбе көнне тәмамланачак.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты