2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Өчле сикерү буенча финалистлар ачыкланды

7 июльдә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында җиңел атлетика буенча турнир үтә

Өчле сикерү ярышларында Россияле Алексей Федоров югары нәтиҗәләр күрсәтеп финалга чыкты. Федоровның нәтиҗәсе - 16,85 метр. Аның белән беррәттән Маркос Калдейра (Португалия), Алексей Тамменти (Финляндия), Хугус Фабрис Занго (Буркина-Фасо), Элвайн Джонс (Австралия), Аскин Карача (Төркия), Адриан Даяну (Румыния), Виктор Кузнецов (Украина), Евгений Эктов (Казахстан), Ли Пангшуай (Кытай), Мамду Гейе (Сенегал) һәм Павел Ковалев (Латвия) медаль өчен көрәшәчәк.

Өчле сикерү буенча ярыш финалы 9 июльдә үтәчәк.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты