2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Биеклеккә сикерүче Ухов белән Мудров Универсиада финалына чыкты

Россия спортчылары Иван Ухов һәм Сергей Мудров Казанда узучы Универсиадада биеклеккә сикерү буенча ярышларның финалына үтте.

Ике спортчы да сайлап алу раундында 2,20 метр биеклекне яулады. Якшәмбе көнне җиңел атлетиканың башка төрләрендә дә беренчел раундлар узды. Россия җыелмасы вәкилләре аларда да катнашты.

400 метр ераклыкка йөгерү буенча хатын-кызлар арасында Алена Тамкова һәм Ксения Усталова ярымфиналга узды. Шундый ук ярышта ирләр арасында Владимир Краснов киләсе стадиягә үтте.

100 метр ераклыкка йөгерү буенча ярымфиналга Михаил Идрисов һәм Александр Бреднев чыкты. Шушы ук дисциплинада хатын-кызлар арасында Юлия Кашина һәм Екатерина Кузина раундны үтә алды.

800 метр ераклыкка йөгерү буенча Екатерина Купина һәм Елена Котульская ярымфиналга чыкты.

1500 метрга йөгерү буенча финалга Валентин Смирнов һәм Егор Николаев узды.

Биеклеккә сикерү буенча хатын-кызлар арасында Елена Соколова һәм Дарья Клишина финалга үтте.

Өчле сикерү буенча ирләр арасында Алексей Федоров финалга чыкты.

 

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел