2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Йөгереш темпы югары булмаса да Прокопьевага Универсиадада авыр булды

Казан Универсиадасында Россия йөгерешчесе Алина Прокопьева, аның өчен югары темп булмаса да, 10 мең метрлы дистанциягә йөгерү авыр булды, дип белдерде.

"Р-Спорт" хәбәр итүенчә, ял көне Прокопьева көмеш медаль яулады. Йөгерештә ул бары тик 6,76 секундка җиңүче  японка Аюко Сузукидан калышты. Аюко исә әлеге дистанцияне   32 минут 54,17 секундта йөгереп үтте.

   Бронза медальне   японка Маи Цуде (+20,42) яулады.”Мин бик шатмын. Җиңәсем килгән иде, тик беразга гына калыштым. Соңгы чакрымны калган  бар көчемне куеп йөгердем. Шулай да көмеш медаль алуыма бик сөендем. Темп минем өчен зур түгел иде, мөгаен һава торышының кызу булуы тәэсиредер бу”-, диде Прокопьева бүләк алганнан соң журналистлар белән үткән матбугат конференциясендә. Йөгерешче  дистанцияне узганда бернәрсә дә ишетмәвен, бары тик Аллаһ Тәгаләгә ялваруын һәм тизрәк финишка җитүен генә теләгәнен әйтте.

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел