2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Игорь Сивов: " Универсиданың ачылышы экраннарда күрсәтелергә тиеш түгел иде”

“Казан Арена”да үткән Универсиаданы Ачу тантанасы экраннардан күрсәтелергә тиеш түгел иде диде, 2013 елгы Универсиаданы Ачу һәм Ябу тантанасының башкарма директоры Игорь Сивов матбугат конференциясендә.

6 июль кичендә, меңәрләгән кеше Универсиаданың төп стадионына килде. Алар Уеннарны Ачу тантанасы экраннарда күрсәтелмәвен белә иде. Әмма бар кеше дә хәбәрдар булмаганы ачыкланды. Шул сәбәпле интернет челтәрендә ыгы-зыгы башланды. Мәдәни Универсиадага багышланган матбугат конференциясендә, Игорь Сивов бу  мәсьәләгә ачыклык кертте.

 “Чынлыкта, без һәрвакыт  Ачу тантанасын экраннарда күрсәтмәячәкбез дия идек. Бу баштан шулай булды. Ачу тантанасының күрсәтелергә тиешлеге Интернет аша канәгатьсезлек белдерүчеләр тарафыннан уйлап чыгарылган уйдырма”, - дип белдерде Игорь Сивов.  Аның сүзләренә караганда, бу хакта сүз дә булганы юк.  

Трансляция берничә сәбәп аркасында була алмый иде. Беренчедән, бу куркынычсызлык кагыйдәләренә каршы килә.  Әгәр Ачу тантанасы экраннарда күрсәтелсә, стадион янында бик күп кеше җыелыр  һәм алар машиналар  йөри торган юлга да чыгарлар иде. Икенчедән, тамаша вертолеттан видеотасмага яздырылды.

По материалам портала tatar-inform.ru