2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Австрия парлы ике ишкәкле көймә (җиңел авырлыкта) ярышында алтын медаль яулады

8 июль көнне XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уеннарында академик ишү ярышлары уза.

Австралияле Пауль Зибер һәм Бернхард Зибер парлы ике ишкәкле көймә (җиңел авырлыкта) ярышында алтын медаль яулады. Җиңүчеләр дистанцияне 6 минут 40,37 секунд эчендә үтте.

Икенче булып финиш сызыгы аша Украина спортчылары узды (6.43,11), ә бронза медальне Италия командасы яулады (6.45,49).

Академик ишү ярышлары алтынчы июльдән сигезенче июльгә кадәр бара.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты