2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ишкәкче Аркадова: " Кызулык миңа Универсиадада көмеш яуларга комачауламады "

Россия ишкәкчесе Ольга Аркадова Казан Универсиадасында җиңел үлчәүдә ялгызлар ярышында кызу һава торышының комачауламаганын һәм, нәтиҗәдә, көмеш медаль яулавын әйтте.

Аркадова икенче урынга чыкты. Россия спортчысы көньяк африкалы Кирстен Макканнны  гына (8.10,62) уздырып, 8 минут 14,63 секундта финишка килеп җитте.

Бронзага   итальянлы Элеонора Тривелла (8.19,13) лаек булды.

“Белсәгез иде, старттан финишка кадәр ярыш әйтерсең лә мизгел эчендә булды. Хәтта ниндидер кыен урын булганын аерып әйтә дә алмыйм. Әйбәт нәтиҗәгә ирешүдә кызулык һич кенә дә комачауламады, ә менә җил булмавына куанып бетә алмадым. Шөкер, минем барысы да уңай булды, өзеклекләр килеп чыкмады, мин бик шатмын. Билгеле, минем беренче булып киләсем килгән иде. Тик мин көньяк кореялының  Олимпиадада катнашканын һәм көчле көндәш икәнен  белә идем”, - диде   Аркадов "Р-Спорт" агентлыгына.

“Алга табан да ялгыз  чыгармынмы, белмим әле,- дип дәвам итте  элек  җиңел үлчәүдәге икеледә ярышучы спортчы. - Гомумән, миңа әлеге дисциплинада узышу ошады. Әгәр дә тренер шулай кирәк дип хәл итсә, билгеле,тагын ялгыз чыгачакмын”

 

«Р-Спорт», 17 июль 2013 ел