2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ишкәкче Позднякова бик канәгать

Россиянең академик ишү буенча җыелма командасы әгъзасы Юлия Позднякова Казандагы Универсиадада койрыкчысыз дүрт ишкәкле көймәдә ишеп җиңүеннән үзен бик бәхетле хис итүен белдерде.

Позднякова, Александра Федорова, Оксана Стрелкова һәм Анастасия Карабельщикова дистанцияне 6 минут 59,92 секунд эчендә узды. Икенче урында - КАР командасы (7.07,44), бронзага Украина командасы (7.09,66) лаек булды.

“Универсиадада җиңүемнән мин бик бәхетле. Мин, беренче чиратта, минем өчен җан атып, борчылып торган әти-әнием, якыннарым, тренерларым, җыелма команда җанатарларының кәефен төшермәскә теләдем. Бүгенге ярышта без барысын да 100%ка эшләдек. Җиңәчәгебезне алдан белмәдек, чөнки Универсиадага кадәр без көндәшләребезнең кемнәр булачагыннан хәбәрдар түгел идек,” – дип сөйләде Позднякова "Р-Спорт"ка.

Россиянең академик ишү буенча җыелма командасы өчен бу алтын медаль Универсиадада беренче булды. Моңарчы команда бер көмеш һәм ике бронза яулаган.

 

«Р-Спорт», 17 июль 2013 ел