2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Литва ишкәкчесе Грисконис ялгыз ишүчеләр арасында алтын яулады

8 июль көнне XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уеннарында академик ишү ярышлары уза.

Литовлы Миндаугас Грисконис академик ишү ярышларының ялгыз ишү этабында җиңү яулады.

Грисконис финалда яхшы нәтиҗә күрсәтте (7 м.18,32 с.).  Икенче урынны мексикалы Патрик Лолигер яулады(7.23,94). Бронза украинлы Сергей Гуменнойга насыйп булды(7.28,53), - дип хәбәр итә "Р-Спорт" электрон мәгълүматы.

Академик ишүнең башка төр этаплары 6-8 июль көннәрендә көтелә.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты