2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Академик ишү осталары өчен Универсиада тәмамланды

Бүген XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында академик ишү буенча ярышлар тәмамланды. Өч ярыш көнендә 13 комплект медаль уйнатылды.

Big_222194920130708-15787-d30avj

Академик ишү. Икенче көн © «РИА Новости»

Бүген XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында академик ишү буенча ярышлар тәмамланды. Өч ярыш көнендә 13 комплект медаль уйнатылды, шулардан 5 се якшәмбе ярышларында билгеле булды. Медаль алуга беренче булып ике ишкәкле көймәдә узышкан хатын-кызлар иреште. Болардан Доната Вистартайте, Мильда Вилькиюкайте (Литва) — алтын, Татьяна Кухта, Катерина Шлюпская (Белоруссия) — көмеш, Анна Кравченко, Ольга Буряк (Украина) — бронза медаль ияләре булдылар.

Чираттагы узышта исә Лондондагы Олимпия уеннары чемпионы Наталья Довгодько җиңү яулады. Икенче урынга Чехия вәкиле Житка Антосовага иреште, ул җиңүчедән нибары 0,33 секундка калышты. Бронза медаль Эльза Гулбе белән Латвиягә юл тотты.

Дүрт ишкәкле көймәдә Жан-Эдзар Юнкманн, Милан Дзамбасевич, Кей Рюекбродт һәм Александр-Николас Эглердан торган немец командасы җиңде. Көмеш медальне Италия дүртлеге — Семона Феррарисе, Семона Мартина, Матиа Боскелли һәм Илия Салани алды. Бронзаны безнең спортчылар — Андрей Столяров, Василий Степанов, Михаил Белов һәм Денис Никифоров яулады.

Хатын-кызлар арасында җиңел авырлыктагы парлы ике ишкәкле көймәдә Белоруссия кызлары Ирина Лиаскова һәм Алена Кривашеенка җиңү яулады. 8,15 секундка соңарып килгән немецлар Катрин Тома һәм Нора Весел икенче урынга чыкты. Бронза медальне исә Россия вәкилләре Анна Языкова белән Наталья Варфоломеева алды.

Ир-атлар арасында койрыкчысыз дүрт ишкәкле көймәдә Германия вәкилләре алтын медаль алды. Җиңүче команда составы —  Тобиас Даниель Франзманн, Стефан Воллат, Даниэль Визгот һәм Ласс Антчак. Көмеш медальне Морган Мюнор, Бартелеми Агостини, Клемент Фонта һәм Эдуард Жонвилледән гыйбарәт Франция дүртлегенә тапшырдылар. Масото Кабаяши, Хирохайда Сакагами, Юсуки Сато һәм Юсуку Аракидан торган Япония дүртлеге исә бронза медаль яулады.

Ярышларның соңгы көнендә тагын сигез медаль комплекты уйнатылды.
Иң җиңел үлчәүдә хатын-кызларның ялгызлар ярышында беренче урынны Көньяк Африка Республикасы вәкиле Кристин Мишель МкКанн яулады. Ул 4,01 секунд белән икенче урында калган безнең Ольга Аркадованы узуга иреште, өченче урында Италия спортчысы Элеонора Тривелла.
Ир-атлар арасында шундый ук ярышта алман спортчысы Юлиус Пешель җиңүгә иреште, икенче урында – Польшадан Иержи Ковальски, бронза медаль – Венгрия вәкиле Габор Чепреджида.

Россия командасының беренче җиңүе койрыкчысыз дүрт ишкәкле экипажга туры килде. Команда составында Юлия Позднякова, Оксана Стрелкова, Анастасия Карабальщикова һәм Александра Федорова бар иде. Икенче урында Көньяк Африка Республикасы командасы. Аның данын Клер-Луиза Боде, Катерина Старк, Кейт Кристовиц һәм Холли Джин Мортан яклады. Украина спортчылары Катерина Шеремет, Иллона Романешка, Евгения Нимченко һәм Дарина Верхогляд өченче урында калды.
Парлы ике ишкәкле көймәләр арасында  ир-атлардан Литва вәкилләре Роландас Маскинскас һәм Саулиус Риттер беренче урынны яулады. Алар Украинадан килгән Иван Довгодько белән Александр Надтокны 12,2 секундка артта калдырды. Өченче булып финишка Россия егетләре Дмитрий Хмыльнин һәм Денис Прибыла килделәр.

Ялгыз чыгыш ясаучы ир-атлар арасында иң көчле булып Литва спортчысы Миндаугас Грисконис танылды. Аның артыннан, 5,62 секундка калышып, финишка мексикалы Патрик Александр Ернст Лолигер килде, өченче урын -россияле Сергей Гуменныйда.
Җиңел үлчәүдә парлы ир-атлар арасында Австрия вәкилләре Пауль Сибер һәм Берхард Сиберга тиңнәр табылмады – алар беренче урында. Икенче булып финишка украиналылар Игорь Хмара һәм Станислав Ковалов килделәр. Бронза медальне Симоне Молтени һәм Леоне Мария Барбаро яуладылар.

Соңгы узышта – сигез ир-атның ишүендә Россия командасы вәкилләре беренчелекне яулады: Лев Гриценко, Виктор Мисюткин, Ростислав Дрожжачих, Георгий Ефременко, Иван һәм Николай Баландиннар, Антон Заруцкий, Даниил Андриенко һәм Павел Сафонкин. Икенче урында Украина егетләре: Денис Черный, Станислав Чумраиев, Иван Юрченко, Василь Завгородний, Виталий Цуркан, Иван Футрик, Дмитро Михай, Анатолий Радченко, Владислав Никулин. Алар финишка 4,77 секундка соңрак килделәр. Өченче урында Нидерлан командасы: Хуго ван Вензеля, Винсента ван дер Лира, Стефа Броенинка, Маартена ван Блокланда, Джонатана Лемеира, Гирта Хемминга, Менно ван Блиттерсвика, Мэтью Клина Пунте һәм Марка Хумелинка.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты