2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ишкәкче Пешель Универсиада Уеннарында җиңәчәген фаразлаган булган

Германия җыелма командасының академик ишкәкчесе Юлиус Пешель үз көченә ышанып җиңү яулавын алдан сизенгән.

Пешель 2000 метр араны ялгыз (җиңел авырлыкта) йөгерү этабында 7м.24,07с. нәтиҗәсе белән беренче урынны яулады.

"Җил аркасында чабыш авырдан булды. Үземне яхшы хис итеп финалда җиңәчәгемә ышандым. Финишка җитәрәк күп көч куярга туры килде, чөнки Польшадан килгән көндәш мине куып тота башлады. Ярымфиналда җиңеп шул ук нәтиҗә белән хәлиткеч уенда да беренчелекне алуыма ышандым", - дип җиткерә Пешель  "Р-Спорт" хәбәрчесенә.

6-8 июльләрдә узган академик ишү ярышларында барлыгы 13 комплект медаль уйнатылган.

 

«Р-Спорт», 17 июль 2013 ел