2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Җырчы Севара кем өчен җан ата

«Иман моңы» II Халыкара рухи музыка фестивале Казан Кремлендә гала концерт белән төгәлләнде. Чара ТР Мәдәният министрлыгы, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы һәм «Казан Кремле» музей тыюлыгы тарафыннан оештырылган иде.

Big_img_978220130708-7268-1jy392h

Фестиваль толерантлык, төрле конфессия кешеләрен берләштерү, аларны рухи музыка белән кызыксынду максаты белән үткәрелә һәм «Мәдәни Универсиада» проектының аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фестиваль 25 майда Болгарда башланып китте. Чара кысаларында барлыгы 4 концерт оештырылды. Аларда 200дән артык артист һәм иҗат коллективы катнашты.

Татарстан әлеге рухи форумны үткәрү өчен болай гына сайлап алынмаган. Нәкъ менә безнең республика төрле дин һәм төрле милләт вәкилләре дус-тату яши торган толерантлык, аңлашучанлык үзәге дип санала. Шуңа күрә төрле милләт вәкилләре булган артистлар башкаруындагы төрле диннәргә хас музыка әсәрләрен үзенә туплаган концерт программасы төрле яшьтәге һәм төрле музыка яратучы тамашачылар өчен кызык булды. Шунысы да игътибарга лаек, төрле дини йолалар вакытында башкарыла торган музыкаль аһәңнәр (христиан диненә хас җырлар, азаннар, органга башкарыла торган чиркәү музыкасы) традицион стильдә дә, заманча башкарылышта да яңгырады. Тыңлаучыларга шулай ук этник,фольклор музыка, спиричуэлс, «госпел», джаз, рэп, рок-н-ролл стилендәге җырлар, кинофильмнардан музыкаль өзекләр һәм мәңгелек рухи кыйммәтләргә игътибар итә торган хәзерге композиторларның әсәрләре дә тәкъдим ителде.

Ачык мәйданында үткәрелгән концертта «Светоглас» вокал-квартеты (Болгария), «Пересвет» патриарх хоры (Мәскәү),  РТ Дәүләт камера хоры, «Яңа музыка» камера оркестры (Казан), «Симха» ансамбле (Казан), «Академик Бэнд» һәм «Госпел» вокал төркемнәре (Ульяновск,)  Александра Саульская (Мәскәү), Идрис Газиев, Гөлнара Рәхимова, Рузил Гатин (Казан) һәм башка күп кенә артистлар катнашты.

Тамашачылар җырчы Севараның чыгышын аеруча көтеп алды. Үзбәкстаннан килгән җырчы кыз «Голос» телевизион проектында катнашканнан соң Россиядә танылып китте. Севара – классик, фольклор әсәрләр һәм заманча җырлар башкаручы артист. Кичә үткән концертта ул Үзәк Азия музыкасын һәм рус телендә романс башкарды.  

Бик мөлаем җырчы чыгышының беренче минутларында ук тамашачыны үзенә каратты. Тамашачылар сулыш та алмыйча аның һәр хәрәкәтен күзәтеп торды. Җырчы эчке бер ныклык һәм ышаныч көче белән тамашачыларны таң калдырды.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Севараның үзенә һәм иҗатына булган кызыксыну нык сизелде. Матбугат вәкилләренең сораулырына җавап биргәндә җырчы Татарстан белән Үзбәкстанны бик күп әйберләр бәйләп тора дип искәртеп үтте. Бу – дин дә, тел дә, менталитет та.

Севара  сүзләренчә, Казанга килүгә ул шәһәрнең матурлыгына һәм Татарстан башкаласында соңгы елларда булган үзгәрешләргә чын-чынлап соклануын белдерде. «Хәзер сездән күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин, - диде ул.-  Сез үзегезнең телегезне, мәдәниятегезне саклап калу өчен зур эш башкарасыз.  Минем өчен Казанда чыгыш ясау һәм тамашачыларның ихлас алкышларын ишетү бик зур бәхет».  

Универсиада темасына кагылып, артист һәрвакыт спортны яратуын һәм үзенең дә гимнастика, ат спорты, йога белән шөгыльләнүен искәртеп үтте.  Универсиадада катнашучы спортчыларга Севара үз-үзләрен сакларга киңәш итте. Чөнки зур спорт чараларында катнашу һәрвакыт  авырлыклар аша бирелә. Ә Универсиада вакытында җырчы туган иленнән килгән Үзбәкстан командасы өчен җан атачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты