2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Синхрон йөзүче Колесниченко 2014 елгы Уеннарның факел йөртүчесе булырмын дип уйламаган да

2013 елгы Универсиаданың синхрон йөзү буенча дуэтлар һәм төркемнәр чыгышында җиңгән Светлана Колесниченко аның өчен Олимпия уты эстафетасында катнашу турындагы яңалык чын мәгнәсендә сюрприз булуы турында хәбәр итте.

Сочида үтәчәк кышкы Олимпия уеннарын Оештыру комитеты 2014 елгы Уеннар уты эстафетасында катнашу өчен сайлап алынган беренче факел йөртүчеләрнең исемнәрен атады.  Колесниченко ут эстафетасы вакытында Ленинград өлкәсен тәкъдим итәчәк.

"Минем өчен бу шатлыклы яңалык булды. Мин мондый хәбәрне көтмәгән дә идем. Олимпия утын йөртүче булу минем өчен зур горурлык. Барысы да килеп чыгар, дигән өметтә калам. Бу бик шәп, бие текә. Минем әлегә кадәр Олимпия утын кабызу тәҗрибәм юк иде. Нәрсә эшләргә кирәген аңлатырлар, дигән өметтә калам ", - диде Колесниченко "Р-Спорт" журналистларына. Олимпия уты Эстафетасы 2013 елның 7 октябрендә Мәскәүдә старт алачак.  

"Р-Спорт", 8 июль 2013 ел