2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Пляж волейболчылары Кошкарев/Семенов Гонконг дуэтын җиңде

Россиянең пляж волейболчылары дуэты Ярослав Кошкарев һәм Константин Семенов Универсиаданың төркем этабындагы беренче матчта Гонконг вәкилләре Вон Пуй Лам белән Юнь Пок Манны җиңде.

Россиялеләр 2-0 (21:11, 21:6) исәбе белән җиңү яулады, - дип хәбәр итә "Р-Спорт". Сишәмбе көнне Кошкарев белән Семенов турнирдагы икенче матчларын уздырачак. Аларның көндәшләре Австрия волейболчылары дуэты Кристоф Дресслер белән Фабиан Кандолф булачак.

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел