2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Кошкарев Дмитрий:«Гонконг волейболчылары белән матч катлаулы булмады”

Россиялеләр Вон Пуй Лам/Юнь Пок Ман парын 2-0 (21:11, 21:6) белән җиңделәр.

Ярослав Кошкарев Универсиаданың пляж волейболы буенча турнирында Константин Семенов белән бергә уйнады. Ул “Р-Спорт” агентлыгына Гонконгтан килгән дуэтны җиңү бер дә авыр булмавы турында әйтте.

“Матч бик катлаулы булмады, килешәм. Шулай да Гонконгтан килгән егетләр үзләрен күрсәтә алды. Без дә бирешмәскә тырыштык, тулы көчкә уйнадык, һәм булдырдык та. Җанатарларны сөендерергә тырыштык, аларга аерым рәхмәт әйтәсем килә. Партиядә 21:6 исәбе күптән җиңгән юк иде инде”, - диде Кошкарев. Ул Универсиаданың волейбол төркемендә көчле командалар да булуын билгеләп үтте.

“Үз төркемебездә фамилия буенча беркемне дә белмибез, ә турнирда Дөньякүләм серияләрдә чыгыш ясаучылар да бар. Бөтендөнья турнирының төп сеткасында уйнаучы кызыклы командалар бар биредә. Поляклар, чехлар, тагын кемнәрдер”, - дип өстәде волейболчы.

Кошкарев Казанда Универсиаданың оештырылуы югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. “Һава торышы яхшы, шартлар искитәрлек. Бар да шәп. Өченче көн кич белән килеп җиткән идек, яхшы гын урнаштык. Оештыру бик югары дәрәҗәдә. Үзеңне Олимпиадада кебек хис итәсең”, - диде агентлыкның әңгәмәдәше.

Сишәмбе көнне Кошкарев һәм Семенов турнирның икече матчын үткәрә. Австрия волейболчылары Кристоф Дресслер/Фабиан Кандолф аларның көндәше булачак.

 

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел