2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Константин Семенов: "Гонконг волейболчылары белән матч разминка дәрәҗәсендә булды"

Универсиада кысаларында пляж волейболы буенча турнирның беренче матчында Россия спортчылары Ярослав Кошкарев/Константин Семенов дуэты Гонконг командасы спортчылары Вон Пуй Лам/Юнь Пок Ман парын бик җиңел җиңде, дип белдерде Константин Семенов.

Очрашу Россия командасы файдасына 2-0 (21:11, 21:6) исәбе белән тәмамланды. “Дөресен әйткәндә, разминка уены булды. Кытайда, әлбәттә, көчле команалар да бар, ләкин болары бигрәк яшь егетләр. Минем аларны уеннарның бөтендөнья сериясендә күргәнем юк иде. Алар белән әйбәтрәк уйнап та була иде дә, ничек бар шулай булды инде. Гвдәттә без Бөтендөнья уеннарында мондый “йомшак” көндәшләргә каршы уйнамыйбыз. Анда бит җиңүгә, медальләргә  өметләнеп килә спортчылар. Ә “йомшак” спортчыларга барудан мәгънә юк, квалификация уенын да үтә алмаячаклар”, – диде  Семенов "Р-Спорт" агентлыгына.

“Без әле күптән түгел генә дөнья чемпионатыннан кайттык. Бразилия спортчыларына плей-офф барышында 1-2 исәбе белән оттырдык. Авыр булды: өченче партиядә Бразилия спортчысы безгә 5 эйс җибәрде, җиңә алмадык. Икенче көнне  диярлек үк Казанга килдек, өйгә дә кереп чыгып  булмады», – диде спортчы.

Сишәмбе көн Кошкарев һәм Семенов турнирда икенче матч уйныйлар. Бу юлы көндәшләре булып Австрия волейболчылары Кристоф Дресслер/Фабиан Кандолф була.

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел