2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Киселева: "Ромашинага Универсиада Уеннарында соло чыгыш ясау авыр булды"

Синхрон йөзү спортчысы Светлана Ромашинага Универсиада Уеннарында соло чыгыш ясау бик авыр булды, аның инде күптән соло чыгыш ясаганы юк, дип исәпли синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Мария Киселева.

Светлана Ромашина Каазнда синхрон йөзү буенча соло чыгышта Универсиада Уеннарының алтын медален ярышларның иң көчле спортчысы буларак алды, дип хәбәр  итә "Р-Спорт". " Светлана – бу турнирның иң көчле спортчысы. Ул бөтенләй башка, бик югары дәрәҗәдә  чыгыш ясый. Светлана чыгышы миндә бик уңай тәэсир калдырды, гомумән, ул бик тырышты, бигрәк тә соло чыгышында, – диде Киселева журналистлар белән сөйләшү барышында. – Ул солоны бөтенләй бала вакытта гына ясый иде, синхрон йөзү белән шөгыльләнә башлаган елларында. Соңгы 8 елда ул группада чыга иде. Соло, дуэт, группа чыгышлары кичерешләр, тойгылар нисбәтеннән бер-берсеннән бик нык аерыла. Шуңа күрә дә мин Светлана уңышына бик сөенәм”.

Атаклы синхрон йөзү спортчысы Казанда үзенең яңа образын тәкдим итте. Бу образ, Киселева фикеренчә, судьяларны гына түгел, ә трибунадагы тамашачылага да көчле тәэсир ясаган. Июль – август айларында Барселонада булачак Дөнья чемпионатында Ромашина соло чыгыш ясармы, юкмы?  Билгесез. “Бу сорау минем карамакта түгел, ә ничек чыгыш ясау Светлананың үзеннән, аның тренеры Татьяна Данченко һәм баш тренер Татьяна Покровскаядан тора”, – диде Киселева.

Казанда Универсиада Уеннары 17 июль көнне тәмамлана.

 

 

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел