2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Киселева: «Россия синхрончыларына стресслар файдага гына»

Чыгышлар вакытында музыка өзелү – синхрончылар өчен зур стресс, әмма бу тәҗрибә Россия командасы өчен файдага гына булачак, - дип саный синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы Мария Киселева.

Музыка белән тоткарлыклар Россия спортчыларының ирекле программалары вакытында килеп чыкты. Музыка ике тапкыр өзелде, дип хәбәр итә “Р-Спорт”.  Хөкемдарлар тиз арада киңәшеп, кызларга барлык спортчылар чыгыш ясаганнан соң, уеннарның финал өлеше алдыннан чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде.  Тоткарлыкларга да  карамастан, Россия синхрончылары алтын медаль  яулады.

“Мондый стресска кеше, әлбәттә, әзер түгел. Шундый ук хәл 2004 елда Афинада узган Олимпия уеннарында да килеп туган иде. Ә безнең Россия командасы бик яшь, аларның әле  тәҗрибәсе юк, старт башында ук мондый хәлгә тару бик тә авыр, физик яктан да, мораль яктан да. Шуңа күрә мин кызлар өчен бик шат, алар барысын да сокланырлык итеп эшләде”, - диде журналистларга Киселева. 

“Алар югары дәрәҗәдәге спортчылар һәм, ни генә булса да, чыгышларын оста башкарырга тиешләр, - дип дәвам итте Киселева. – Инде шушы баскычка күтәрелгәнсең, Россия җыелмасына кергәнсең икән, син барысына да әзер булырга тиеш. Мондый хәлләр спортчыларны чыныктыра гына”. Музыка белән тоткарлык нидән килеп чыкканын Киселева белми. “Бу сорауга җавап бирә алмыйм. Мин кызларның чыгышы һәм  тренерларның эшеннән бик тә канәгать, алар искиткеч нәтиҗәләр белән алтын медаль яулады ”, - дип йомгаклады Киселева.

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел