2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Мария Киселева: "Ромашина команда лидеры булуыннан канәгатьлек ала"

Синхрон йөзү буенча өч мәртәбә Олимпия чемпионы һәм Универсиада Илчесе Мария Киселева фикеренчә, Россия җыелма командасы Казандагы Уеннарның төп фавориты булды.

Солистлар һәм дуэтлар ярышларында алтын медальләр откан Россия синхрончысы Светлана Ромашина команда лидеры, әмма аны башка танылган синхрончы Наталья Ищенко белән чагыштырып булмый, - дип саный Киселева.

“Наталья Ищенко һәм Светлана Ромашина солосын чагыштырып булмый, чөнки хәзер чыгыш ясамый торган Наталья синхрон йөзү тарихында иң яхшы солистларның берсе иде, - дип билгеләп үтте Киселева. - Наталья Ищенкодан соң Светланага чыгу һәм соло ясау бик авыр булды. Аның лидерлыгы күренеп тора һәм ул аннан канәгатьлек ала.

Ромашинаның Светлана Колесниченко белән дуэтта чыгыш ясавы ошады, - дип белдерде Киселева. “Кызлар булдыра. Миңа аларның бергә эшләп китүләре, композицияләрне ничек башкарулары ошады. Кызлар илнең беренче дуэты буларак, үзләренең премьераларын абсолют төгәллек белән күрсәтә алды”, - диде Киселева.

Өч Олимпиада җиңүчесе FISUга һәм Казанда Универсиаданы оештыручыларга синхрон йөзүне Уеннар программасына керткән өчен рәхмәт белдерде. “Безнең өчен бу - шатлык һәм бәхет. Кызларга да бик әйбәт, чөнки аларның программаларында яңа элементлар башкарыла. Иң мөһиме, без үзебезнең марканы тотабыз һәм  команданың конкуренциягә сәләтле булуын раслыйбыз”, - дип белдерде танылган синхрончы.

Киселева әйткәнчә, әгәр ул моңа кадәр чыгыш ясаган булса, һичшиксез Универсиадада катнашкан булыр иде. “Минемчә, бу спортчылар өчен бәхет, чөнки син җанатарларың белән  тулы трибуналар каршында чыгыш ясыйсың. Бу – өстәмә канәгатьлек. Шулай булса да, бу  дулкынлану һәм җаваплылык та”, - диде ул.

Казанда Универсиада Илчесе статусы аңа үз тәҗрибәсен һәм энергиясен яшь спортчылар белән бүлешергә мөмкинлек бирә, диде Киселева. “Бу миңа зур канәгатьләнү бирә. Миңа яшь спортчылар белән тәҗрибә уртаклашу, аларга энергия бирү һәм алардан үземә энергия алу бик ошый. Менә шундый хисләрдән канәгатьлек алам”, - дип сөйләде Мария.

Моннан тыш, Киселева XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарының профессиональ оештырылуын билгеләп үтте: “Барысы да бик әйбәт дип саныйм. Бик зур эш эшләнгән һәм бу эшнең нәтиҗәсен без бүген күрәбез”.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты