2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Прокопьева: “Норвегия волейболчылары лаеклы каршылык күрсәтте”

Пляж волейболчылары россияле Мария Попова/Светлана Прокопьевалар норвегияле Вильде-Йоханн Солволл/Янне-Оссланд Педерсеннан өстен чыкты.

Big_222482820130709-17059-140749

Универсиада. Пляж волейболы.© «РИА Новости»

Россия кызлары норвегиялеләрне 2-0 исәбе белән җиңүгә иреште (21:11, 21:14).

“Уен бик каршылыклы булды, без тынычрак булыр дип көткән идек.  Исәпкә карасаң, җиңел булгандыр кебек тоела, әмма барысы да авырдан бирелде. Яңа урын, песок авыр. Ияләшмәгән килеш йөрергә дә авыр. Тик шулай да уен безнең файдага тәмамланды”, - диде Прокопьева, үзләренең туп бирүдә ышанычлы дуэт уеннарын билгеләп.  “Туп бирү – уенның төп элементы. Ул яхшы булса, уен да яхшы. Бүген җил, кичә җил юк иде. Җилгә каршы уйнаган командага авырга туры килде”, - диде спортчы.

Турнирның икенче матчында россиялеләр Бразилия командасын җиңде, соңгылары 20 очко да җыя алмады – исәп:  21:9, 21:8. “Бразилия белән уен үзенчәлекле булды. Кызлар күбесенчә һәвәскәрләр, алар сикермиләр дә,  буйлары да кечкенә. Аларга карасаң, уйныйсы килми генә тик  басып торган кебек”, -  дип сөйләде Прокопьева.

«Р-Спорт», 4 июль 2013 ел