2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

«Сүнгән йолдызлар» кабынганда

Мәгълүм ки, җәен театрлар "лаеклы ялга" китә. Әмма шуңа да карамастан, быел Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәдәни Универсиада кысаларында тамашачыларга иң яратып караган спектакльләрен бүләк итә. 8 июльдә театр сәхнәсендә Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектакле уйналды.

Big_dsc_7398_(1024x681)

«Сүнгән йолдызлар» - өр-яңа спектакль. Аның премьерасы 2013 елның 12 апрелендә булды. «Сүнгән йолдызлар» спектакленең режиссеры  Резеда Гарипова. Аның сүзләренчә, театр җитәкчелегенең тамашачыларны һәм кунакларны әлеге әсәр белән таныштырырга карар кылуы – бик дөрес фикер:  «Сүнгән йолдызлар» спектакле татар драматургиясенең классикасы, йөзек кашы. Пьесада милли уеннар, традицияләр файдаланылган. Беренче бөтендөнья сугышы чоры булуга да карамастан,  «Каз өмәсе» йоласының барлык матурлыгы күрсәтелә. Татар мәдәнияте белән кызыксынган кешеләргә әлеге спектакльне тамаша кылу бик кызык булачак. Алар шәһәр, республика һәм безнең драматургия турында  күзаллау булдырачак».

Чыннан да, сәхнәдә ХХ гасыр башындагы татар гаиләсенең йорты. Сандык, агач диварлар, яулыклар, мендәрләр. Актерлар гади булса да, татар милли киемнәреннән. Вакыйгалар Салих Сәйдәшев иҗат иткән тере музыкага корылган. Тере музыкага җырларны  ансамбль башкара.  Татар сөйләшенең аһаңе ишетелә. Тамашачылар спектакльне аңлый алырмы, аларга телне аңламау комачауламасмы дигән сорау туа. Режиссер Резеда Гарипова фикеренчә, театр ул иң беренче чиратта тамаша. Шуңа күрә биредә визуаль күренешләр мөһимрәк.  Татар композиторының музыкасы исә тамашачыларга татар мәдәниятен тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләре рус һәм инглиз теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.  

Big_dsc_7331_(1024x681)

Хәер, сәхнәдә «Сүнгән йолдызлар» пьесасының сюжеты тормыш һәм мәхәббәт трагедиясе турында бәян иткәндә нинди киртәләр булырга мөмкин? Сәрвәр белән Исмәгыйльнең саф, чиста, әмма бәхетсез мәхәббәте Ромео белән Джульетта тарихын искә төшерә. Шекспир әсәреннән спектакльне милли колорит һәм Надир дигән персонажның булуы гына аерып тора. Гарип, ялгыз, дөньядан ваз кичкән Надир тормыш мәгънәсен Сәрвәргә булган мәхәббәтендә генә күрә. Әмма ул Сәрвәрне үзенә карата алырмы? Язмыш сынавы  һәм начар төшләр эзәрлекләгән геройлар белән нәрсәләр булыр?

Надир ролен башкаручы Зөлфәт Закиров үзенең герое һәм Кәрим Тинчурин әсәренә мөнәсәбәте турында фикерләрен әйтеп үтте: «Репетицияләрне башлаган гына вакытта мин уйнаган Надирның образы күңелемә бик якын түгел иде. Надир – мулла малае. Образны аңлау өчен әлеге өлкәдәге кешеләр белән аралашырга, аларны күзәтергә туры килде.  Күп очракта әлеге образ минем өчен каршылыклар аша бирелде. Мисал өчен, геройда 27-30 яшь дип күрсәтелә, ә миңа әле 24 кенә яшь. Шуңа да карамастан, һәр спектакльдән соң мин Надирның ниндидер яңа якларын ачам, аны тагын да камилләштерәм. Театрның кануннары шундый инде».

Шулай ук Зөлфәт Закиров, Надир мәһдүмне уйный башлагач, тормышка карашының үзгәрүен искәртеп үтте.  Бала-чагалык китте, тормышка җитдирәк , максатчанрак карый башладым, ди ул. Һәр спектакльне актер беренче тапкыр уйнаган кебек дулкынланып уйный. Актер фикеренчә,  Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» пьесасы бүген дә актуаль ул тамашачыны яратырга, аңларга, юл куярга өйрәтә.

 

Big_dsc_7391_(1024x681)

«Сүнгән йолдызлар» - трагедия. Пьесаның финалын бәхетле дип әйтеп булмый.  Әмма куелышның сәнгать җитәкчесе Рәшид Заһидуллин, режиссер Резеда Гарипова, артистлар Гүзәл Гарәпшина, Лилия Мәһмүтова, Резеда Сәлахова, Булат Зиннәтулин, Зөлфәт Закиров, Әнәс Галиуллин һәм Н.Җиһанов исемендәге казан дәүләт консерваториясенең музыка коллективы тамшачылар ике сәгать дәвамында яратсыннар, көлсеннәр, геройлар өчен борчылсыннар, көтсеннәр һәм бергәләп җырласыннар өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгәннәр.

 Мәдәни Универсиада кысаларында  Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры  «Төш» (Т.Миңнуллин), «Кияүләр» (Х.Вахит), «Йосыф-Зөләйха» (Н.Хисамов), «Гөлшаян» (М.Әмир), «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш.Камал), «Сакла, шартламасын!» (К.Тинчурин) спектакльләрен уйнаячак. Татар милли драма үрнәкләрен һәм театрда урнашкан Кәрим Тинчурин музеен 14 июльгә кадәр тамаша кылырга мөмкин булачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты