2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Камал театры — Мәдәни Универсиада белән бергә!

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Мәдәни Универсиада кысаларындагы махсус тамашаларын “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачып җибәрде. Бу спектакль — театрның йөзе, визит карточкасы.

Big_dsc_7418_(1024x681)

Пьесага карата тамашачы кызыксынуы кимеми, ул инде күптән легендар әсәр статусын яулады. Ир-ат һәм хатын-кыз милли идеалын чагылдырган мәңге яшь һәм мәңге матур образлар, Россиянең бөтен төбәкләрендәге татарларны берләштерүче бунтарьлык, ирек сөючәнлек рухы, искиткеч костюмнар, тере оркестр — һәрнәрсә бер-берсенә бик ярашлы итеп сайланган һәм уйналган.

Театрның директоры Илфир Якупов Мәдәни Универсиадада катнашачаклары турында узган елның октябрь аенда ук хәбәрдар булулары турында сөйләде. “Без татар халкын, татар классикасын ачып бирә торган иң яхшы спектакльләрне сайлап алдык. Өч сәгать эчендә тамашачы милли костюмнарны да, милли колоритны да, татар халкының менталитетын да күрә ала. Без Универсиаданың бер өлеше булмый кала алмый идек, чөнки халыкны, аның мәдәниятен һәм башка бик күп нәрсәләрне нәкъ менә без күрсәтәбез”, - дип өстәде Якупов.

Big_dsc_7413_(1024x681)

Бүген театр сәхнәсендә  Россиянең бик күп шәһәрләрендә күрсәтелгән , алай гына да түгел, БДБ илләренең өчтән берен гизгән, төрки халыкларның “Нәүрүз” VIII Халыкара фестивалендә Гран-при яулаган, “Театрның музыкаль йөрәге” II Бөтенроссия фестивалендә (Мәскәү, 2007) өч төп премияне (Гран-при, иң яхшы режиссура, иң әйбәт актер) алган, "Белая Вежа" XIII Халыкара фестивалендә (Брест, 2008)  Гран-при һәм иң яхшы ир-ат роле өчен премия алган һәм башка бик күп бүләкләр яулаган әсәрне дә күрергә мөмкин. Бу әсәр “Зәңгәр шәл” эстетикасына карата үзенә күрә бер “җавап”ка әверелде.

Бу спектакль белән чагыштыру юктан гына тумады. Барлык объектив аерымлыкларга карамастан, әлеге спектакльләр арасында типологик охшашлык бар: алар икесе дә музыкаль-драматик метафорик театр кысаларында иҗат ителгән. Бу махсус шундый ният белән башкарылган нәрсә түгел, ләкин 2002 елгы спектакль-гыйбрәт спектакль-легенда белән яшерен бәхәскә керә.

Big_dsc_7444_(1024x681)

Махсус тамашаларны театр 14 июльдә “Яшь йөрәкләр” спектакле белән тәмамлый. Бу - авыл сылуы Сәрби тарихын сүрәтләгән спектакль. Ул тыйнак һәм шат күңелле Хәйретдинны ярата, тик аны башка яшь егетләр белән бергә Беренче Бөтендөнья сугышына алып китәләр. Сәрби һәм башка кызлар сөйгәннәрен көтеп кала, ләкин егетләрнең барысына да кайтырга язмый шул. Инкыйлаб була. Сугыштан кайтканда, Хәйретдин йөргән кызын урлап китүләрен һәм хәзер кияүгә бирергә теләүләрен белеп ала, әмма яшь егет вакытында җитешеп кала һәм яшь йөрәкләр кабат кавыша. Комедиянең сюжеты гади һәм беркатлы, фәкать театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев спектакльгә тере оркестрга башкарыла торган җыр-бию номерларын бик мулдан кертә һәм шул рәвешле, комик күренешләр иң җитди тамашачыны да көлдерә ала. Ә инде Камал театрының яшь артистларыннан бөркелгән энергетикага берәү дә каршы тора алмас.

Шунысын да искәртү урынлы, барлык спектальләр дә 4 телгә: инглиз, испан, француз һәм рус телләренә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән. Тәрҗемә эшен Казан (Идел буе) Федераль Университеты укытучылары башкара.

Искә төшереп китик, барлык спектакльләр дә 19.00 сәгатьтә башлана.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты