2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Киселева: “Россия синхрончылары ситуацияне үз кулларында тота”

Россия җыелма командасы синхрон йөзү буенча дөньяда лидерлар рәтендә, - дип белдерде өч тапкыр Олимпия чемпионы Мария Киселева.

Сишәмбе көнне Универсиаданың синхрон йөзү буенча ярышлары тәмамланды.  Алтын медальләрнең  дүртесен дә Россия җыелма командасы яулады. “Безнең яңа солисткабыз, яңа дуэтыбыз  бар, гомумән командабызда яңа кызлар бик күп. Алар үзләренең конкуренциягә каршы тора алуларын раслый белә. Россия командасының дәрәҗәсе шактый югары”, - диде журналистларга Киселева.

Дүшәмбе көнне Светлана Ромашина һәм Светлана Колесниченко дуэтлы чыгышлары белән  алтын медаль  иясе булды, төркем ярышларында да җиңүчеләр бар. Сишәмбе көнне ялгыз солистлар арасында Ромашинага тиңнәр булмады.  Комбинацияләрдә җиңүче дә  – Россия төркеме. 

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел