2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Колесниченко: "Ромашина синхрон йөзүдә уңышлы чыгыш ясады"

Өч тапкыр Олимпия чемпионы Светлана Ромашина, Универсиадада ялгыз программа башкарып, үзенең синхрон йөзүдә югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте, дип белдерде "Р-Спорт" агентлыгына аның дуэт буенча партнеры Светлана Колесниченко.

Big_222440220130709-30163-1e82o61

Универсиада. Синхрон йөзү. 5нче көн. © «РИА Новости»

Синхрон йөзү ярышларының соңгы көнендә ялгыз башкаруда Ромашина җиңде. Дүшәмбе ул, Колесниченко белән бергә дуэт программасында беренчелекне яулап, студентлар Уеннарының пьедесталына менгән иде инде. “Светаның ялгыз башкаруын караганда нык дулкынландым. Миңа бик ошады. Аның чыгышын тренировка вакытында ук күргәнем бар иде. Минемчә, ул синхрон йөзүдә югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте һәм судьялар аны дөрес бәяләделәр. Профессионал булмаган кешеләргә дә Ромашинаның дәрәҗәсе башка спортчыларныкына караганда югарырак булуы ачык иде”, – дип сөйләде Колесниченко.

Чыгышыннан соң, Ромашина Барселонада үткәрелүче дөнья чемпионатында ялгыз программа башкарачагын белдерде. “Света анда да җиңә алырмы? Әлбәттә! Мондый сорау туарга мөмкин түгел. Мин башта ук соло әзерләргә кирәк, дип уйладым. Чөнки бу искиткеч программа. Светаның дөнья чемпионатында уңышка ирешәчәгенә шигем юк,” – дип уртаклашты Колесниченко. Аның фикеренчә, Россия җыелма командасының дөнья чемпионаты алдыннан Универсиадада катнашуы файдагага гына. “Казандагы чыгышларыбыз яшь командабызның беренче җитди адымы ул. Без программабызны күрсәтергә тиеш идек. Универсиадада чыгыш ясап, без үз көчебезне сынадык. Дөнья чемпионатында тагын да яхшырак йөзәрбез һәм барлык мөмкинлекләребезне күрсәтә алырбыз, дип ышанасы килә,” – дип әйтте Колесниченко.

Универсиадада Россия синхрончылары стресс кичерде: чыгышлары вакытында музыка туктады. “Бу безгә файдага гына булды. Әлеге старт кемнең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтте. Безнең команда бердәм, оешкан. Һәм мин бик бәхетле,” – диде Колесниченко.

 

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел