2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Синхрон йөзү. Йомгаклау ярышлары

XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарында Универсиада программасына беренче мәртәбә кертелгән синхрон йөзү буенча ярышлар тәмамланды.

Синхрон йөзүдә дүрт төрле программа: соло, дуэт,  катнаш һәм төркемле чыгыш буенча 4 комплект медаль уйнатылды.

Финалы  8 июльдә  Су спорт төрләре сараенда узган дуэтлар программасында  Светлана Ромашина һәм  Светлана Колесниченко үз чыгышларын чиста башкарулары белән судьялар коллегиясен шаккатырды. Дуэтларда көмеш медальгә Япониягә элаек булды. Рисако Митсуи һәм Юкико Инуи 93,010 баллы нәтиҗә белән икенче урынга чыкты. Италиядән синхрончылар Линда Черрути һәм  Костанция Ферро лаеклы  88,950 балл белән өченче урынны алды.

Синхрон йөзүдә команда чыгышлары лидерлары шулай ук 8 июльдә ачыкланды. Алтынны 98,010 балл нәтиҗә белән шулай ук Россия җыелма командасы алды, аның составында  Влад Чигирева, Светлана Колесниченко, Дарья Короба, Александра Пацкевич, Елена Прокофьева, Алла Шишкина, Мария Шурочкина һәм  Анжелика Тиманина чыгыш ясадылар. Россия командасы чыгыш ясаганда, номерны төгәлләргә комачаулык тудырып, даими рәвештә музыка өзелеп торды. Әмма судьялар коллегиясе россиялеләргә төп программадан соң тагын бер кат чыгышларын күрсәтергә рөхсәт бирде. Икенче урында Япония синхрончылары җыелма командасы булды, аның составында  Чисато Хаги, Айки Хакояма, Майо Итоямы, Хикару Казумори, Кей Марумо, Рисако Митсуи, Канами Накамаки, Мисы Сугиямы, команда нәтиҗәдә 92,570 балл җыйды. Җиңүчеләрнең өченче урынын Америка спортчылары Мэдисон Крокер, Морган Фуллер, Меган Хэнсли, Мария Королева, Мишель Мур, Оливия Морган, Розалин Тегарт, Хадия Занотто (86,340 балл) яулады.

Соло-программа соңгы ярыш көнендә синхрон йөзү буенча җиңүчеләрне ачыклады. Италиядән синхрончы  Линда Черрути  бронза призер булды, ул үзенең чыгышын 88,790 балл нәтиҗәсе белән төгәлләде. Көмешне японлы Юкико Инуи яулады, ул 92,070 балл җыйды. Алтын медаль өч мәртәбә олимпия чемпионы, Россия синхрончылары җыелма командасының лидеры Светлана Ромашинага эләкте, ул күп еллар эчендә беренче мәртәбә соло программада чыгыш ясады. Ромашина өчен дуэт программасы якынрак.

Комбинация программасы ярышларны төгәлләде, аның нәтиҗәсе буенча 78,070 балл  белән Венгрия командасы бронза яулады, аның составында Лили Бласко, Китти Фазекас, Джулии Кисс, Кингы Колтай, Жошанны Ковац, Реки һәм Софии Лажло, шулай ук  Сара Трингер һәм Ксиллы Вандер. Көмешне Япониянең беренче составы яулады, ул 92,180 балл җыйды. Россия җыелма командасы 97,690 балл җыеп, Казанда 2013 елгы Универсиадада синхрон йөзү буенча ярышларда абсолют җиңүче булды.

 

 

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты