2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Сикерү. Көн нәтиҗәләре.

Су спорты төрләре сараенда Универсиаданың бишенче көн ярышлары тәмамланды.

Бүген беренчел раундта һәм ярымфиналда  хатын-кызлар 3 метрлы трамплиннан сикерүдә финалистлар исемлегенә керү өчен көрәште.  Шулай ук ирләр арасында 10 метрдан сикерү ярышының беренчел этабы үтте.

3 метрлы трамплиннан сикерүчеләр арасыннан финалга Россия җыелма командасы спортчылары Мария Смирнова һәм Диана Чаллиева, Мексика су спорты осталары Паола Эспиноза һәм Элизабет Чавез, Австралиядән Саманта Миллс һәм Эстер Кьен, Кытайдан Чжен Шуансюэ һәм Цзя Дунцзынь, Америкадан Саманта Пиккенси һәм Лаура Райн, Кореядан Нами Ким, Малайзиядән Йее Жасмин лаек булды.

10 метрдан дысикерү ярышының беренче этабында катнашкан ир-атлардан 10 июльдә булачак финалга Россиядән Виктор Миңнебаев һәм Сергей Назин, Кореядан Джио Парк һәм Джин Ким, Америкадан Конор Мерфи һәм Кейси Джонсон, Япониядән Такума Нагита, Германиядән Флориан Фандлер һәм Кристиан Пиккер, Норвегиядән Эспен Венгельм, Мексикадан Герман Санчез һәм Алехандро Гарсия, Кытайдан Лян Хо һәм Цзюнь Ву, Малайзиядән Лиан Оой үтте.

2013 елгы Универсиаданың суга сикерү буенча ярышлары 12 июльдә тәмамланачак. Бу спорт төрендә барлыгы 12 комплект медаль уйнатыла.

 

 

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты