2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Суга сикерү. Ярыш көненә анонс

10 июльдә Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Универсиадасында суга сикерү буенча ярышлар программасының алтынчы көне старт ала.

Медальләр өчен көрәштә  хатын-кызлар өч метрлы трамплиннан, ир-атлар 10 метрлы каланчадан суга сикерәчәк. Баштан алар ярымфиналда, аннан финалда ярышачак.

Финал ярышларында хатын-кызлар арасында әлеге спорт төре буенча өч ил фаворитлары ярышачак. Алар: метрлы трамплиннан сикереп алтын яуларга өлгергән австралиялеләр  Саманта Миллс һәм Эстер Квин, Кытайдан Чжэн Шуансюэ, россиялеләр Мария Смирнова һәм  Диана Чаллиева.

Ир-атлар арасында ярымфиналда Россия данын ике спортчы:  Сергей Назин  һәм Виктор Миңнебаев яклаячак.

Исегезгә төшерәбез:  Назин әлеге Универсиадада   метрлы трамплиннан суга сикерү буенча көмеш медаль яулаган иде.

 Суга сикерү буенча ярышларга  дөнья буенча 21 ил спортчыларыннан  гариза кергән.

 Әлеге спорт төре буенча барлыгы 12 медальләр комплекты уйнатылачак.Суга сикерү буенча ярышлар программасы 12 июльдә тәмамлана.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты