2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Мария Абакумованың тырышлыгы бушка китмәде

Россия җыелма командасының Универсиадада җиңү яулаган сөңге ыргытучысы Мария Абакумова “Р-Спорт” агентлыгына, турнирда көчле көндәшләр булмауга да карамастан, тулы көченә ярышуы турында әйтте.

Big_222677920130709-5531-xpk7dp

Универсиада. Җиңел атлетика: 3нче көн. © «РИА Новости»

Бер ыргытуында Абакумованың сөңгесе 65,12 метр ераклыкка очып китте. Россия җыелма командасының тагын бер спортчысы Виктория Сударушкина 62,68 күрсәткече белән көмеш медаль алды. Австралиядән Элизабет Эберль 55,02 күрсәткече белән өченче урынга чыкты. “Һәр спортчы, беренче чиратта, үз-үзенә көндәш. Әйе, җитди көндәшлек булмаячагын алдан ук белдем. Шуңа да карамастан йөгәнне бушатмадым, һәрвакыттагыча бик тырышып ярыштым. Европа Кубогында көндәшләрем шулай ук бик күп түгел иде, нәтиҗәдә дүртенче урын гына алдым. Шуннан бирле үземне гел йөгәндә тотам. Күрсәткечкә килгәндә исә, аңа тагын да өстәп була иде әле,” – диде Абакумова бүләкләү тантанасыннан соң “Р-Спорт” агентлыгы хәбәрчесенә.

Казанда Универсиада 17 июльгә кадәр дәвам итәчәк. М.Абакумова – Пекиндагы Олимпиаданың көмеш медаль иясе, 2011 елгы Дөнья чемпионы.

 

 

 

 

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел