2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Бельгияле ван дер Платсен алтын яулады

9 июль көнне Казанда үткәрелүче XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында җиңел атлетика буенча ярышлар узды.

Бельгияле Томас ван дер Платсен Казандагы Универсиадада ун төрле ярышны берләштергән дисциплинада алтын медальгә лаек булды. Ун күнегү буенча ул суммада 8164 балл җыйды. Россияле Сергей Свиридов 7939 очко белән көмеш медаль отты. Бронзаны Яңа Зеландиягә Брент Ньюдик (7611) алып кайтып китәчәк. Россияле Василий Харламов исә ярышларда катнашуын вакытыннан алда тәмамлады, - дип хәбәр итә "Р-Спорт".

«Р-Спорт», 4 июль 2013 ел