9 июльдә пляж волейболы буенча ярышларның икенче көне тәмамланды.
Пляж волейболы турнирының икенче көнендә Россиядән хатын-кыз парлар Светлана Попова - Мария Прокопьева һәм Евгения Уколова - Екатерина Хомякова, үз төркемнәрендә чыгышларын уңышлы тәмамлап, плей-оффка чыкты. Уколова һәм Хомякова турнирларын - финалның 1/8нән, ә инде Попова белән Прокопьева финалның 1/16нән төшеп калу белән башлаячак.
Бүген иртән Сергей Прокопьев һәм Юрий Богатов икенче турда Америкадан килгән Бурн - Монтгомери дуэтына 21:15, 21:23, 11:15 исәбе белән җиңелде. Матч көчле яңгыр астында барды. Шулай да россиялеләр плей-оффка чыгу форсатын саклап кала алды.
Ә менә Семенов һәм Кошкарев, Гонконг пляжниклары Вонг/Енг парын җиңел генә җиңеп, чыгышларын иртәгә Яңа Зеландия вәкилләре белән көрәштә дәвам итәчәк.
«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты