9 июльдә Казандагы XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында волейбол турниры матчлары узды.
Көн дәвамында җиде уен булды, аларның берсендә Россия хатын-кызлар җыелма командасы, полякларга бернинди форсат калдырмыйча, 3:0 исәбе белән җиңү яулады.
Башка очрашуларда шундый ук исәп белән чех кызлары Америка Кушма Штатлары командасын, япон гүзәлләре Гонконг вәкилләрен, таиландлылар Чилины, Доминика Республикасы Кытай Тайбэйен, ә бразилиялеләр Норвегия кызларын җиңде.
Азмы-күпме киеренкерәк көрәш Словакия белән Чехия матчында гына күзәтелде.
«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты