2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Волейбол. Ярыш көне анонсы

10 нчы июльдә студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Уеннарында чираттагы волейбол ярышлары узачак.

Бүген ирләр командалары гына уйнаячак. Иң кызыклы очрашуларның берсе бүген “Санкт-Петербург” спорт саренда Россия һәм АКШ командалары очрашуы булачак. АКШ командасын башта эстоннар, аннары чехлар җиңгән иде инде. Америкалылар ахырдан гына булса да, россиялеләргә ныклы һөҗүм ясарга җыена. Ә Россия уенны зур канәгатьләнү белән уздырыр дип көтәбез. 

Көн ахырында тагын бер мавыктыргыч уен булачак, анысы исә Белоруссия белән Корея командалары арасында.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты