2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Җиңел атлетика. Ярыш көне нәтиҗәләре

9 нчы июльдә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында җиңел атлетика буенча ярышлар узды.

Көн дәвамында  11 медаль комплекты уйнатылды. Россияле Андрей Кривов, Универсиада рекордын 5 секундка яңартып, 20 км.га спорт йөрешендә алтын медаль иясе булды. Кривов әлеге араны 1 сәгать 20 минут 47 секундта үтте. Көмеш медаль украиналы Руслан  Дмитриенкога эләкте (1:20:54), бронза шулай ук Россиядә – аны Денис Стрелков (1:21:32) яулады.

Спорт йөрешенең команда зачетында Россия ирләр командасына тиңнәр булмады, алар 20 км араны 4 сәгать 4 минут 31 секунд эчендә узды. Көмеш бүләк Украина җыелмасында (4:08:09), ә бронза – канадалыларда (4:20:35). 

Россия командасына тагын бер алтынны Валентин Смирнов 1500 метрлы араны 3 минут 39,39 секундта үтеп алып килде. Икенче булып финишка канадалы Джереми Рэй (+0,06) килде, ә көньяк африкалы Джеремайя Мотсау (+0,12) өченче позициядә.

400 метрга каршылыклар белән йөгерүдә чемпион титулын Украина кызы Анна Титимец  яулады. 54,64 секунд нәтиҗә белән ул якташы Анна Ярошчук (+ 0,13) һәм россияле Ирина Давыдовадан (+0,15) өстен чыкты.

Россияле Владимир Краснов 400 метрлы араны 45,49 секунд эчендә үтеп, Россия “кәрҗин”енә тагын бер алтынны салды. Көмеш бүләк бразилияле Андресон Энрикеста (+0,01), бронза Ямайка вәкиле Николас Майтлэндта (+0,14).

800 метрга финал ярышларында Казахстан командасы вәкиле Маргарита Мукашева россияле Екатерина Купинаны 0,61 секундка, литвалы Эгле Балчюнайтены 0,14 секундка артта калдырып беренчелекне  алды. Аның нәтиҗәсе – 1 минут 58,96 секунд.

Сезонда үзенең иң яхшы нәтиҗәләрен 400 метрга йөгерүдә Россия кызы Ксения Усталова күрсәтте, 50,61 сеукнд аңа алтын медаль китерде. Көмеш медаль  дә Россия комадасында, аны Алена Комкова яулады (51,17). Ә бронза Ямайка йөгерешчесе Анастасия Леройга (51,72) эләкте.

Сөңге ыргытуда да россиялеләргә тиңнәр булмады: Мария Абакумова бу җиңүенә иң яхшы нәтиҗә – 65,12 метр – белән чыкты. Икенче урында Виктория Сударушкина (62,68 метр). Бу өчлекне австрияле Элизабет Эберль  яба (55,02).

Биеклеккә сикерүдә беренче урынны россияле Сергей Мудров, икенче урынны украиналы Андрей Проценко, өчен урынны кытайлы Ван Юй яулады.

Өчле сикерүдә 17,01 метр нәтиҗәсе белән украиналы Виктор Кузнецов чемпион титулына ия булды. 16,89 метрга сикереп, россияле Алексей Федоров көмеш, Казахстан вәкиле Евгений Эктов (16,57) бронза медаль оттылар.

Ун төрле ярышны берләштергән дисциплинада, гомуми 8164 балл җыеп,  Бельгия вәкиле Томас ван дер Платсен алга чыкты. Россияле Сергей Свиридов үз хисабына 7939 очко өстәп, көмеш бүләкне отты. Бронза Яңа Зеландия спортчысы Брент Ньюдикта (7611).

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты