2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия кызлары спорт йөреше буенча барлык медальләрне дә алды

Россиянең спорт йөреше осталары Әнисә Кирдяпкина, Ирина Юманова һәм Лина Бикулова Казан Универсиадасында 20 км.га спорт йөреше буенча өч медальне үзара бүлешеп, пьедесталда башка ил вәкилләренә урын калдырмады.

Big_222806820130710-5670-yift82

Универсиада. Җиңел атлетика. Спорт йөреше.© «РИА Новости»

2011 елгы дөнья чемпионатының бронза призы иясе Кирдяпкина дистанцияне 1 сәгать 29 минут 30 секундта үтте. Бу күрсәткеч Универсиаданың яңа рекорды, дип хәбәр итә "Р-Спорт". Юманова финишка  1 сәгать 30 минут 41 секундтан соң килеп җитте. Бронза медаль иясе Бикулова күрсәткән вакыт  - 1:32.30.

Россиянең тагын бер спортчысы Вера Соколова  да медальгә өмет итә иде. Әмма финишка килеп җиткәндә генә ул дисквалификацияләнде. Ир-атлар арасында шушындый ук дисциплинада Андрей Кривов җиңү яулады. Бронза медаль Денис Стрелковка эләкте.

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел