2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Уколова белән Хомякова пляждагы волейболда Португалия спортчыларын җиңде

Россиянең пляждагы волейбол осталары Евгения Уколова белән Екатерина Хомякова Универсиада ярышларының плэй-оффында Португалия вәкилләре Жоана Резенде һәм Таня Оливейраны җиңүгә иреште.

Россиялеләр көндәшләрен 2-0 (21:16, 21:11) исәбе белән бирелдерде, - дип хәбәр итә "Р-Спорт". Шул рәвешле, ватандашларыбыз плэй-оффның алдагы раундына чыга алды. Көндезге уенда исә Универсиадада Россиянең икенче пары Светлана Прокопьева белән Мария Попова уйнаячак, аларның көндәшләре – Чехия вәкилләре Михала Квапилова һәм Каролина Ржехачкова.

«Р-Спорт», 17 июль 2013 ел