2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Уколова: "Португалия волейболчылары Россиялеләрне туп бирү осталыгы белән шаккатырды"

Португалиядән пляж волейболы спортчы кызлары Жоана Резенде һәм Тани Оливейра туп бирүләре белән Россиядән Евгения Уколова/Екатерина Хомякова парына Универсиаданың плей-офф матчында шактый кыенлыклар тудырды, - дип җиткерде "Р-Спорт" агентлыгына Евгения Уколова.

Big_222462920130709-20380-w5el51

Универсиада. Пляж волейболы. Хатын-кызлар.© «РИА Новости»

Шулай булуга карамастан, Россия спортчы кызлары 2-0 (21:16, 21:11) исәбе белән җиңде һәм үзләренә плей-оффның киләсе раундында урын тәэмин итте. “Пляж волейболында  көндәшең уенына җайлашырга кирәк, бигрәк тә ул гадәттәгедән тыш алымнар белән уйнаганда. Беренче партиядә без күзәттек, көндәшләрнең йомшак якларын билгеләргә тырыштык, аннары инде тынычрак уйный башладык. Мондый командалар белән сирәк уйныйбыз. Аларның көчле яклары -  туп бирү. Алар куйган темпка өйрәнергә кирәк булды, аннары инде барысы да әйбәт узды”, – диде Уколова "Р-Спорт" агентлыгына.

Уколованың иптәше Екатерина Хомякова сүзләренә караганда, Россия дуэтына Казанда тамашачылар да бик булыша. “Җанатарларыбыз бар. Уеннар иртә үткәрелсә дә, киләләр, бу бик тә сөендерә”, – диде волейболчы кыз.

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел