2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Юманова Универсиада Уеннарының көмеш медаленнән бик канәгать

Алтын медальне Әнисә Кирдяпкина яулады. Юманова икенче булды, ә тагын бер Россия спортчысы Лина Бикулова өченче урында.

Big_222804520130710-5659-jrezen

Универсиада. Җиңел атлетика. Спорт йөреше.© «РИА Новости»

Универсиада Уеннарында  20 километрлы дистанциядә спорт йөреше буенча  көмеш медальгә лаек булган Россия җиңел атлетика спортчысы Ирина Юманова "Р-Спорт" агентлыгы корреспондентына үзенең нәтиҗәсе белән бик канәгать булуын белгерде. “Трасса җиңел дип әйтеп булмый, шулай да җитешсезлекләр эзләмик инде. Иң мөһиме – көмеш медаль. Мин үземнең килгән вакытым һәм нәтиҗәм белән бик канәгать. Мин Казанга медаль алырга дип килгән идем, булдырдык”, – диде Юманова бүләкләүдән соң. Җиңел атлетика спортчысы Мәскәүдә булачак дөнья чемпионатына бару, бармавын әлегә төгәл әйтә алмый. “Дөнья чемпионатында катнашуга килгәндә, монда барысы да тренерлар карамагында. Чемпионатта катнашмасам,  бу сезонда минем башка стартларым юк. Универсиада – бик зур спорт ярышлары, бу Уеннарда катнашу – минем өчен бу зур дәрәҗә”, – дип өстәде Юманова.

 

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел