2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Җиңел атлет Бикулова Универсиадада яхшырак нәтиҗә күрсәтергә ниятләгән булган

Универсиадада 20 километрга спорт йөреше буенча узышта бронза медаль яулаган Лина Бикулова "Р-Спорт" агентлыгы корреспондентына трассаны тагын да яхшырак результат белән үтәргә ниятләгәнлеген белдерде.

Big_222811920130710-359-3roh08

Универсиада. Җиңел атлетика. Спорт йөреше.© «РИА Новости»

2011 елгы дөнья чемпионатының бронза медале иясе Әнисә Кирдяпкина бу узышта алтынга лаек булды, ул дистанцияне 1 сәгать 29 минут 30 секундта узды, бу исә Универсиаданың яңа рекорды булып тора. Ирина Юманова финишка 1 сәгать 30 минут 41 секундта килде. Бронза медаль алган Лина Бикулованың вакыты — 1:32.30, дип хәбәр итә "Р-Спорт". “Монда трасса җиңел түгел, бу берсүзсез шулай. Беренче чиратта, юл югарыга таба бара. Ә әйләнәнең километрлы гына булуы, җанатарларның җыелыбрак урнашуы һәм аларның күбрәк булуы миңа ошады. Җиңелрәк барган чаклар да булды. Мин хәзергедән  яхшырак нәтиҗәгә ирешергә планлаштырган идем. Бу минем өчен мөһим ярыш, чөнки халыкара аренадагы тәүге стартларымның берсе иде. Бу киләчәк карьерасы өчен бик шәп тәҗрибә”, — диде Бикулова бүләкләүдән соң. Җиңел атлет Мәскәүдәге дөнья чемпионатына эләгә алмамын дип саный. “Уй-фикерләрем, ниятләрем бар, тик командабыз бик көчле, һәм уйлавымча, бу команда миннән башка гына булдырыр” , - дип аңлатты ул.

 

 

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел