2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Пляж волейболы спортчы кызлары Попова/Прокопьева Универсиада Уеннарында чех спортчыларын җиңде

Россия спортчылары дуэты Светлана Попова/Мария Прокопьева Чехиядән Каролина Ржехачкова/Михала Квапилова парын Универсиаданың плей-офф матчында җиңде.

Чәршәмбе көн Россия спортчы кызлары, тай-брейкта 2-1 (21:16, 17:21, 15:13) исәбе белән җиңеп, плей-офф матчының киләсе раундына чыкты, - дип хәбәр итә  "Р-Спорт". Казанда Универсиада Уеннары 17 июль көнне тәмамлана.

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел