2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Волейболчы Кошкарев Яңа Зеландия дуэтына каршы уен белән канәгать

Россиянең пляж волейболчысы Ярослав Кошкарев Константин Семенов белән бергә Универсиаданың төркем этабында Яңа Зеландия дуэты Томас Хартлс/Джесси Хоукинска каршы матчны ышанычлы итеп уздырдык дип саный. Россия вәкилләре Яңа Зеландия командасын 2-0 (21:16, 21:13) исәбе белән җиңде.

Big_222419620130709-17293-r3nnsi

Универсиада. Пляж волейболы.© «РИА Новости» © RIA Novosti

“Без уеныбыз белән канәгать. Бу төркемдә беренче урын өчен матч һәм плей-оффның чираттагы раундына эләгү мөмкинлеге иде. Максатка ирештек, калган көнебез ял булачак. Иртәгәге матч алдыннан көч җыю өчен вакыт бар. Барысы да бик шәп. Турнирдагы максатыбыз бары бер генә — беренче урын алу. Төп көндәшләр исә поляклар, чехлар һәм Мескика волейболчылары булачак”,  дип белдерде Кошкарев "Р-Спорт" агентлыгына.

Икенче партия ахырында россиялеләр туп бирүдә берничә хата җибәрде. “Җил тупны бераз алып китә. Ләкин шундый 10 очколык өстенлек булганда, туп бирүдәге хаталар турында сөйләп тормыйсың. Без 11 очко яки күбрәк өстенлек белән җиңәбезме  аерма юк”, - дип билгеләде волейболчы.

«Р-Спорт», 10 июль 2013 ел