2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Краснов: "Медаль өчен көрәшергә әзер идем"

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада чемпионы булган Россия йөгерүчесе тәэсирләре белән уртаклашты.

Big_222634620130709-19258-128wi1i

4000 метр араны йөгереп җиңү яулаган Владимир Краснов ирешкән нәтиҗәләре белән канәгать. "Бәйрәм итәргә һәм ял алырга иртәрәк. Йөгерешкә хәтле абсолют җиңүгә ышанырга ярамый. Тик алай да мин беренче урынга өметләндем һәм алтын медаль яуларга әзер идем", - дип хәбәр итә Универсиада җиңүчесе.

Владимир хәзер җиңел атлетиканың башка төр дисциплиналарына әзерләнә башлый. "Озак йокы - иң авыр ярыштан соң хәл алуның менә дигән дәвасы. Җиңел сулап куярга әле иртәрәк. Алда тагын җиңел атлетиканың 4 дисциплинасы буенча ярышлар узачак ", - дип хәбәр итте Краснов.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты