2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия спортчылары Универсиаданың югарыга сикерү ярышларында, һичшиксез, җиңү яулаячак, дип уйлый Кононова

“Россия спорчыларының югарыга сикерү ярышларында җиңү яулауларына бер шигем дә юк”, - диде “Р-Спорт” хәбәрчесенә җиңел атлетика остасы Евгения Кононова.

Big_222981920130710-5662-cd59w5

Универсиада. Җиңел атлетика.© «РИА Новости»

Чәршәмбе алар Мария Кучина белән Казан Универсиадасының югарыга сикерү ярышларының финалына үтте. Евгения белән Мария һәм тагын 8 спортчы 1,84 метр биеклекне алды.

“Үземнең күрсәткечләремнән мин бик тә канәгать. Квалификацияне үтүе миңа бер дә авыр булмады. Көндәшләрем барысы да бик көчле. Шуңа да карамастан безнең кызларыбыз бүләкле урыннарны алачак. Үзем дә җиңүгә өметләнән. Шөкер, беләгемдә көч-егәр бар, димәк, көрәшәчәкбез әле”, - диде Кононова квалификациядән соң.

Бу спорт төре буенча финал ярышлары җомга булачак.

 

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел