2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия волейболчылары төркем этабында җиңүче

Россиянең волейбол буенча хатын-кызлар җыелмасы Универсиада турнирының төркем этабында соңгы уенын җиңү белән тәмамлады.

Чәршәмбе Россия командасы 3-0 (25:16, 25:23, 25:19) исәбе белән АКШ кызларын җиңде. Нәтиҗәдә, төркем этабында безнең команда өч уенда өч җиңү яулады. Моңа кадәр Россия җыелмасы Чехия һәм Польшаны бирелергә мәҗбүр итте, - дип хәбәр итә “Р-Спорт”.

Россия командасының чирекфиналда көндәше соңрак билгеле булачак.

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел