2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Мартин Кучера: "Җиңү зур сюрприз булды"

Киртәләр белән 400 метр йөгерештә алтын медальгә лаек булганнан соң Словакия спортчысы җиңүенә гаҗәпләнгәнен сөйләде.

Big_223060020130710-11449-1enmkbw

Универсиада. Җиңел атлетика.© «РИА Новости»

- Хисләрне тасвирлау бик авыр, чөнки минем җиңүем бик зур сюрприз булды һәм бик бәхетле. Минем өчен бу беренче Универсиада, мин ярымфиналга кадәр генә җитәрмен дип уйлаган идем, әмма җиңү яуладым, бу искиткеч! Хисләрем ташып чыга. 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты